Бүген район Советының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының муниципаль учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары конференциясе узды.
«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы профсоюз оешмасының сайланулы профсоюз органнарының Профсоюз Уставын һәм Профсоюзның 2020-2025 елларга гамәлләр программасын үтәү буенча эше турында» хисап доклады белән республика комитетының Буа муниципаль районындагы ышанычлы заты (вәкиле) Резеда Вәлиева чыгыш ясады. Хезмәтнең штаттан тыш техник инспекторы, профсоюзның яшьләр советы рәисе Рамилә Зиатдинова профсоюз контроленең үткәрелгән һәм планлаштырылган чаралары турында сөйләде.
Конференция эшендә Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Конференция делегатлары районның беренчел профсоюз оешмаларының сайлап куелган профсоюз органнары эшен канәгатьләнерлек дип таптылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Бу: барлык дәрәҗәләрдә мәгълүмат сәясәтен һәм социаль партнерлыкны үстерү, профсоюз рәтләрен ныгыту.