«СОРАУ-ҖАВАП» ФОРМАТЫ

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

СОРАУ: Пальтоны химик чистартуга тапшырырга җыенам. Миннән эшләнмәне кабул иткәндә килешүдә (квитанциядә) нинди мәгълүмат күрсәтелергә тиеш?

ҖАВАП: Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең 16 пункты нигезендә, РФ Хөкүмәтенең 21.09.2020 елдан  1514 номерлы карары нигезендә, эшләнмәне химик чистартуга кабул иткәндә, хезмәтләр күрсәтү турындагы шартнамәдә (квитанциядә, башка документта) эшләнмәнең исеме, аның төсе, җепсел составы, комплектлылыгы, фурнитурасы, химик чистарту вакытында бетерелми торган җитешсезлекләр, кулланучы ризалыгы белән күрсәтелә торган өстәмә түләүле хезмәтләр күрсәтелә (аппретацияләү, дезодорация, антистатик эшкәртү һ.б.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International