2026 елның 26 февралендә хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә түбәндәгеләрне хәбәр итәргә була:
- хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокуклары бозылу турында;
- хәрби хезмәткә чакыру тәртибен бозу турында;
- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;
- түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында;
- медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында;
- һәм хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга бәйле башка мәсьәләләр.
«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, Max мессенджерына хәбәрләр өчен+7 960 049-68-14 консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр. Гражданнарга консультация бирәчәкләр:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт – Милосердие» Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре, ТР Прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы, «Татарстан Республикасы авиациясенә, армиясенә һәм флотына ярдәм итүнең ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)» төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасы, «Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты».