Кар эрү һәм елгалар ачылуга әзерлек кысаларында «Сетевая компания» АҖ Татарстан Республикасы электр челтәре комплексы җайланмаларының, биналарының һәм корылмаларының ышанычлы, авариясез эшләвен тәэмин итә торган күп кенә чараларны гамәлгә ашыра. ⠀
Кар эрү һәм елгалар ачылу вакытында су басу ихтималы булган зонада яшәүче республика халкына электрүткәргеч линияләре һәм трансформатор подстанцияләре янында аеруча сак булырга кирәк. Энергетиклар аларга 10 метрдан да якын килмәскә киңәш итә. Әгәр сезнең йортыгыз игълан ителгән су басу районына эләккән икән яки су торак корылмаларга якын килгәндә, электр энергиясен алдан сүндерү яхшырак.
Торактан китәр алдыннан электр энергиясен кертү җайланмаларының (сүндерелгән автоматлар, борылган бөкеләр һ.б.) сүндерелгән торышын тикшерергә, өйдә һәм хуҗалык корылмаларында газ, су һәм җирле җылытуны сүндерергә кирәк.
Шуны да истә тотарга кирәк, электрны юеш куллар белән тоташтырырга һәм сүндерергә ярамый, чөнки су токны яхшы үткәрә.
Су басканнан соң розеткаларны алар тулысынча кипкән очракта гына кулланырга мөмкин.
Әгәр дә Сез электр линиясе терәкләрен су белән юдыру, трансформатор подстанцияне су басу нәтиҗәсендә килеп чыккан чыбык өзелүен күрсәгез, бу хакта электр челтәрләренең диспетчерлык хезмәтенә яки 8-800-2000-878 телефоны буенча, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтенә яки җирле хакимият органнарына хәбәр итегез. Экстремаль хәлләрдә ярдәм сорап бердәм коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итегез (01,112 – кәрәзле телефоннан) полиция (02), ашыгыч ярдәм (03).
ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең оператив кизү торучысы (843) 293-49-95. Элемтә өчен телефон: 8-800-2000-878 яисә трансформатор подстанцияләренең терәкләренә яисә ишекләренә төшерелгән номер буенча. Зыян күргән энергия объектларына якын килмәгез. Мондый чаралар электр тогы белән зарарланудан бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итәчәк һәм республика халкының электр куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.