2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә коррупциягә каршы законнарга масштаблы төзәтмәләр үз көченә керде. 2025 елның декабрь ахырында имзаланган 505-ФЗ номерлы Федераль закон муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре өчен керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр бирү тәртибен үзгәртте.
Без район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белән законнардагы яңалыкларга бәйле нечкәлекләр һәм куркынычлар турында фикер алыштык.
Зөлфия Әсхәтовна, керемнәрне еллык декларацияләүне гамәлдән чыгару дөресме?
-Әйе. Элек һәр муниципаль хезмәткәр ел саен керемнәре турында белешмә тапшырырга тиеш иде. 2026 елдан без бер тапкыр кулланыла торган кәгазь хисаплылыктан заманчарак системага күчәбез. Керемнәр турында еллык белешмәләр башка таләп ителми, әмма контроль көчсезләнмәгән.
Яңалык декларацияләүдән баш тартуны аңлатамы?
-Яңа законнар моны күздә тотмый: сүз барлык коррупция куркынычларын исәпкә алып, системалы нигездә декларацияләү тәртибен камилләштерү турында бара. Документлар нигезендә, муниципаль вазыйфага дәгъва кылучы теләсә кайсы кандидат вазыйфага керешкәндә, хакимиятнең бер органыннан икенчесенә күчерелгәндә яисә кадрлар резервына кертелгәндә үз керемнәре турында белешмәләр бирергә тиеш.
Әгәр муниципаль хезмәткәр, депутат, учреждение җитәкчесе яисә аларның якыннары гаиләнең (ир белән хатынның, балигъ булмаган балаларның) өч еллык җыелма кеременнән артыграк суммага күчемсез милек, автомобиль, җир кишәрлеге, кыйммәтле кәгазьләр яисә цифрлы активлар сатып алса, алар чыгымнар турында декларация тапшырырга тиеш. Бу очракта чыгымнар турында декларацияне килешү төзелгән елдан соң киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
Муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре өчен нинди үзенчәлекләр бар?
-Җитәкчеләр өчен ел саен керемнәр турында белешмәләр бирү туктатылды. Алар эшкә кабул иткәндә декларация бирергә һәм, башкалар кебек үк, зур сатып алулар вакытында чыгымнар турында декларация бирергә тиеш.
Контроль ничек башкарылачак?
-Барлык мәгълүмат хәзер реаль вакыт режимында «Посейдон» дәүләт мәгълүмат системасы аша тикшерелә. Ул Федераль салым хезмәте, Росфинмониторинг, Росреестр һәм социаль челтәрләр мәгълүматларын берләштерә, мәнфәгатьләр конфликтын, яшерен активларны яки шикле элемтәләрне ачыклау өчен хезмәткәрнең цифрлы портретын булдыра. Хәзерге цифрлы мөмкинлекләр контрольдә тотылучы затның финанс яисә милек хәлендәге теләсә нинди үзгәрешләр турында тулы мәгълүматны өзлексез алырга, шулай ук коррупциячел хокук бозуларга оператив җавап бирергә һәм тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Тикшерү өчен сәбәп нәрсә ул?
-«Посейдон» ГИС аша эре сатып алуларны тикшерү өчен сәбәп булып түрәләрнең чыгымнарының өзлексез цифрлы мониторинг барышында ачыкланган рәсми керемнәренә туры килмәве тора, - дип билгеләде Зөлфия Шәйхаттарова.