1 марттан Росссия Социаль фондының Татарстан бүлеге түли торган бердәм пособие билгеләгәндә алимент исәпләү кагыйдәләре үзгәрде

2026 елның 6 марты, җомга

 

         2026 елның 1 мартыннан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны озынайтачак гаиләләргә яңа норма кагылачак. Ата-ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд приказы булмаган  очракта,  гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләгәндә, Татарстан Республикасы буенча айлык номиналь хезмәт хакыннан (Росстат мәгълүматлары буенча) түбәндәге суммалар исәпкә алыначак: бер балага күрсәтелгән зурлыктан - 1/4, ике балага - 1/3, өч һәм аннан да күбрәк балаларга - ½ өлеш. Алимент суд тарафыннан билгеләнгән очракта, гаилә керемендә мөрәҗәгать итүче пособие билгеләүне сорап биргән гаризада күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алына.

          "Яңа нормаларның балалары булган гаилә янчыгында чын саннар ассылыгында ничек чагылыш табачагын карап китик. Татарстан Республикасы буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакы 75 764 сум тәшкил итә. 1 һәм 2 балалы гаиләләр өчен исәп-хисапның нигезенә нәкъ менә шул күрсәткеч ятачак. Формула болай күренә: Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы бала санына карап 4 кә яки 3 кә бүленә. Димәк, бер балалы гаилә өчен  сумма 18 941 сум, ә 2 балалы гаилә өчен 25 254 сум тәшкил итә булып чыга. Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә, ата-аналарның рәсми керемнәренә нәкъ менә шушы саннар өстәләчәк», - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.   

            Бердәм пособие - 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннарга ярдәм итү чарасы ул. 2025 елда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына пособие билгеләде. Түләү гаилә керемнәрен һәм мөлкәтен исәпкә алып мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү йомгаклары буенча бирелә.

           2026 елның 1 гыйнварыннан башлап, гаиләдә җан башына айлык керем бер кешегә региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме 8 МРОТтан ким булган гаиләләр түләү алырга хокуклы.

          Моннан тыш, яңа елдан гаиләнең җан башына туры килә торган кереме хисабында эш бирүчеләр тарафыннан бала туганда яисә уллыкка алынганда бер тапкыр бирелә торган матди түләүләр, шулай ук вакытлыча башка территорияләргә күчерелгән Курск өлкәсе халкына айлык финанс ярдәм исәпкә алынмый.

          Картлык буенча, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе булып санала. Исәп-хисап чорының 10 аенда керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нульле керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә кала.

          Шулай ук, кирәкле минималь керемне билгеләгәндә,  хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган керемнәрдән тыш, (һәм башка эшчәнлек) вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие исәпкә алына.

          Бердәм пособиегә гаризаны «Дәүләт хезмәте» порталы аша, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Пособие 12 айга билгеләнә, шуннан соң яңа гариза бирергә кирәк. Түләү күләме республикада яшәү минимумы күләменең 50, 75 яисә 100 процентын тәшкил итә. 2026 елда Татарстанда ул 15 615 сумга тигез.

           Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

      

 Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International