Ятимнәр рәхмәте көч бирде

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
 Түбән Наратбаш авылында яшәүче 90 яшьлек Роза апа Сәйфуллина Бөек Ватан сугышы елларында балалар йортында эшләп җиңүгә лаеклы өлеш кертте.
Бөек Ватан сугышы башланганда 18 яшьлек кыз ул чактагы “Көрәш” колхозында дүрт ел тавык  фермасында эшләргә өлгергән иде инде. Сугыш башлангач  Мәскәү, Ленинград шәһәрләрендәге балалар йортларын Татарстанга күпләп күчерделәр. Райондагы  җиде балалар йортының берсе Түбән Наратбаш авылында урнашты.  
- 1941 елның 15 сентябреннән Бикмураз мәчетендә 40 яшүсмер, Түбән Наратбаш клубында 32 кыз бала  яши башлады. Тора-бара районнан әниләре сугышка киткән, матди яктан авыр хәлгә калган гаиләләрдәге балалар да өстәлде, - дип искә ала хезмәт  ветераны. Җыештыручы булып өч ай  эшләгән 7 сыйныф белемле Розаны, русчаны әйбәт беләсең дип, директор Мария Малинкина 40 малайга тәрбияче итеп билгели. Көндез дә, төнлә дә ятимнәр белән бергә булган чаклары күп була. Иртән авыл остаханәсендә урнашкан ашханәдә аларны ашатып мәктәпкә озата, кайткач дәрес әзерләтә. Бер дә авырсынып тормый, мич ягарга да, ипи пешершергә дә булыша. Төрле милләт балалары белән тиз уртак тел таба. Балалар йортының үзенең шәфкать  туташлары, директоры, завучы булса да монда яшәүчеләргә дә эш табыла. Склад мөдире Мөдәйнә Галимова, мәсәлән, балаларны киендерү, ашату мәсьәләсен кайгырта. Алшихтан килгән укытучылар Ольга һәм Петр Кузьминнар немец, рус теле укыталар. Үз балалары булмаган Роза апа өчен детдомныкылар үзенекенә әверелә.
 “Әти сугыштан контузия алып кайтып, 1945 елда үлде. Өйдә ашау ягы  начаррак булгач, апа ашыйсым килмәүгә сылтап миңа үз өлешен ашата иде. 5 сыйныфта детдом балалары белән укыдым. Авыл клубында бергәләп концерт-спектакльләр куя идек,- дип искә ала Розаның сеңелесе Рушания.
Авылда 7 сыйныфны тәмамлагач  балаларны тору урыны булган ФЗОларга, ягъни  һөнәр училищеларына озаталар. Югары белем алырга теләүчеләр була. Роза аларны үзе урнаштырып йөри, хәлләрен белешеп тора. Актив, уңган Роза  ул елларда ук авыл Советы депутаты булып сайлана. 1947 елдан авыл Советына эшкә чакыралар. Детдом 1949 елга кадәр эшли. Җиде авылны берләштергән авыл Советы (Күл Черкене дә аның составына керә) рәисе, секретаре булып озак еллар эшләве нәтиҗәсендә зур дәрәҗәләргә ирешә. 51 ел хезмәт кую дәверендә районнан, Казаннан бирелгән Мактау грамоталары бихисап. Монда да ирексездән балалар йорты белән бәйләнеш озак дәвам итте. Сугыш елларында, аннан соң детдомда  эшләүчеләр кайсы документын югалткан, кайсының эшләве хезмәт кенәгәсенә теркәлмәгән–барысын да җайлады. Таралышып беткәч тә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр озак еллар хатлар язалар, открыткалар җибәреп хезмәт ветеранын шатландыралар. Ленинградтан кайткан Ралинә исемле кыз, мәсьәлән Роза апа белән элемтәдә булды. Хатлары әниләрен алыштырган апаларына рәхмәт сүзләре белән тулы иде.Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең барысы да илгә-көнгә яраклы кешеләр булып җитештеләр. Роза апа алар өчен сөенеп бетә алмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International