Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында очрашу.

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә. 2026 елда бәйрәм «Safe Products, Confident Consumers» - «Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар» девизы астында узачак.

      Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары тарафыннан 2026 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»нда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән очрашу оештырылды.

Очрашуның максаты-өлкәннәрне Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, Грамоталы кулланучы тәрбияләү, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклануын күрсәтү. Аралашу җылы шартларда узды, интернат-йортта яшәүчеләр очрашуга шатландылар, бик теләп аралаштылар һәм чарада катнаштылар. 

   Чара азагында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре җылы оекбашлар бүләк иттеләр һәм төсле тематик буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International