Күп функцияле үзәктә консультация өстәле.

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары Гайнуллина Гүзәл 2026 елның 12 мартында Буа районы КФҮ филиалы бинасында консультация өстәле оештырды.

        Чара барышында кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, аерым төр товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләре, шулай ук гражданның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылганда эш итү алгоритмы, бәхәсле ситуацияләрдә ничек эш итәргә һәм үзеңне мошенниклардан саклау турында аңлатылды. Мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатсыз товарлар сатып алу; сыйфатсыз товар һәм сыйфатсыз хезмәтләр өчен акчаларны кире кайтару; тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International