Буа муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы

2026 елның 13 марты, җомга

Бүген утырыш залында район башлыгы Ранис Камартдинов рәислегендә Буа муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең беренче планлы киңәйтелгән утырышы узды.

          Утырыш башында билгеләп үтелгәнчә, коррупция теләсә кайсы дәүләт үсешенә иң җитди чакырулар исәбендә кала, һәм безнең ил дә искәрмә булып тормый. 2025 елда Татарстан Республикасы хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1400дән артык җинаять теркәлгән, шуларның меңнән артыгы ришвәтчелек белән бәйле. 300гә якын эш зур һәм аеруча зур күләмгә карый. Ачыкланган фактлар арасында: ришвәт алуның 164 очрагы, ришвәт бирүнең 429 очрагы һәм арадашчылыкның 303 эпизоды. Шулай ук 200 гә якын вак ришвәтчелек очрагы теркәлгән. Ришвәтнең уртача күләме 676 мең сум тәшкил иткән, законсыз түләүләрнең гомуми суммасы 700 миллионнан артып киткән.

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә коррупциягә каршы законнарга масштаблы төзәтмәләр үз көченә керде. 2025 елның декабрь ахырында имзаланган 505-ФЗ номерлы Федераль закон муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре өчен керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр бирү тәртибен үзгәртте.

         Гамәлдәге муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар һәм учреждение җитәкчеләре, әгәр аларның эре килешүләре булмаса, ел саен 30 апрельгә кадәр «декларация кампаниясенә» керемнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш түгел.

         Керемнәр һәм мөлкәт турында хисап бирү бурычы хәзер конкрет очракларда гына барлыкка килә: хезмәткә кергәндә; башка вазыйфага күчергәндә; кадрлар резервына кергәндә.

Чыгымнар турында белешмәләр бары тик хисап елында хезмәткәрнең һәм аның хатынының (иренең) соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артык булган алыш-биреш башкарылган очракта гына бирелә.

         Барлык мәгълүмат хәзер реаль вакыт режимында «Посейдон» дәүләт мәгълүмат системасы аша тикшерелә.  Хәзерге цифрлы мөмкинлекләр контрольдә тотылучы затның финанс яисә милек хәлендәге теләсә нинди үзгәрешләр турында тулы мәгълүматны өзлексез алырга, шулай ук коррупциячел хокук бозуларга оператив җавап бирергә һәм тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

Комиссия утырышында 2025 елга йомгаклар белән Буа шәһәр прокуроры Тимур Фатыйхов, "Буа муниципаль районы Контроль-хисап палатасы" МКУ рәисе Рамил Әһлиуллин, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рифат Хәмидуллин, "Буа муниципаль районы "  муниципаль берәмлегенең милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы" МКУ рәисе Анастасия Таканаева, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге белгече Венера Алеева чыгыш ясады.

Утырыш азагында район башлыгы Ранис Камартдинов кабул ителгән карарларның муниципаль район эшчәнлегенең карала торган барлык юнәлешләренең үтә күренмәлелеген, нәтиҗәлелеген һәм коррупциягә каршы торучанлыгын арттыруга юнәлдерелгәнлеген билгеләп үтте. Аларны гамәлгә ашыру финанс югалтуларын киметергә, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга һәм гражданнарның җирле үзидарә органнарына ышанычын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International