Дача сезоны алдыннан Татарстан почта бүлекчәләренә яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыклары, суган-чәчүлекләр, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары кайтарылды. Почтада 400 төрле орлык бар, алар утырту эшләренә әзерләнергә ярдәм итә.
Гадәттә республика халкы бер сезон эчендә 450 000 пакеттан артык орлык сатып ала. Быел почта бүлекчәләренә килүчеләр 160 000 нән артык пакет сатып алганнар инде. Яшелчә культуралары: кыяр, томат, кәбестә, борыч, кишер, чөгендер һәм суганга ихтыяҗ зур.
«Үсентеләр чәчү сезонында җир кишәрлекләре хуҗалары орлыклар өчен якындагы почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәләр яки аларны хат ташучылардан өйләренә илтеп куярга заказ бирәләр. Безнең орлыкларга ихтыяҗ тотрыклы югары. Әйтик, 2025 елда почта бүлекчәләреннән 1 200 кг суган чәчүлеге сатып алганнар, ә 2026 елның беренче айларында гына почта инде 500 кг сатты», - дип билгеләп үтте Россия Почтасының республика идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов
Барлык продукцияне илебезнең алдынгы селекция һәм орлыкчылык үзәкләре тәкъдим итте, ул тәэмин итүчеләр лабораторияләрендә һәм Россельхознадзорда сайлап алу һәм сыйфат контроле узды.
Почта бүлекчәләрендә башка кирәкле товарлар да бар-бакча инвентаре, инструментлар, су сибү өчен барысы да һәм башкалар.