Язылдыңмы әле?

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Киләсе елның беренче яртысы өчен вакытлы  басмаларга язылу вакыты төгәлләнеп килә.
-Федераль үзәк басмаларын алдырырга теләүчеләр 12 декабрьгә кадәр подписканы рәсмиләштереп өлгерделәр. Республикада нәшер ителә торганнарына язылуның соңгы көннәре бара. Елның-елында вакытлы матбугатка язылу буенча районыбыз республикада беренче бишлектә булды. Хәзерге көндә  районга 36865 данә газет-журнал алдырыла. 2014 елның беренче яртыеллыгында да бу сан кимемәс, дип ышанам ди Буа районара почтамтының  подписка буенча инженеры Сөмбел Шәмсетдинова. Районда әлеге  мәсьәләдә Әлши, Яңа Чәчкап, Килдураз авылларында эш оешкан төстә бара. Килдураз  элемтә бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Насыйбуллина әйтүенчә, хат ташучылар Флера һәм Алсу Галәветдиновалар, Фәридә Гыймранова үзләре хезмәт күрсәтә торган Иске Лашчы, Өчмунча, Күзби, Килдураз авылларында яшәүчеләрне рухи азык белән тәэмин итүдә зур тырышлык куялар. Гөлүсә үзе Бәбки авылын кайгырта. 1140 данә газета-журнал алдырылып килгән Әлши бүлекчәсендә бүген-иртәгә план үтәләчәк.  
Безнең бүлекчәгә кергән авыллар хат ташучылары да, халык үзе дә актив. Вакытлы басма бигрәк тә пенсионерларның якын дусты. Әмма кайчакларда  “Ялав” газетасының җомга номеры  кушымтасы куелмавы күңелләрен төшерә,- ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Лариса Озерова. Алших элемтә бүлекчәсенә кергән авылларда алынучы 1210 данә газета-журналның 238ен  район газетасы тәшкил итә.
-Быел район газетасына язылучылар саны аеруча күп. Район хәбәрләрен кешедән ишеткәнчә, үзең укып белүең күпкә  ышанычлырак икәнлеген аңлыйлар,- ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Любовь Гаврилова.  Мөкерле элемтә бүлекчәсендә язылу планы 80 процентка үтәлгән.  Начальник Валентина Тарасова сүзләренә караганда, халык “Казанские ведомости”, “Сувар”, “Знамя” газеталарын аеруча  яратып алдыра.
-Гыйбрәтле язмышлар,  атаклы кешеләр тормышы яктыртылган басмаларга да сорау зур. Кешегә гадәттә ияләшкән газета-журналы якын туганына әверелә. Шул сәбәпледер инде “Хатын-кызлар язмышы”, “1000 киңәш” басмаларына  язылучылар саны тагын да арта төште,- ди ул.
Оешмалар арасында үзләрендә эшләп чыкканнарга бүләк рәвешендә вакытлы басма яздыручылар бар. Шикәр заводы директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дания Сафиуллина 150 пенсионерга “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Сувар” газеталарын яздырды. Быелның икенче яртыеллыгында “Татмедиа”  ачык акционерлык җәмгыяте “Татарстан почтасы” федераль элемтә хезмәтчелеге идарәсенә караган элемтә бүлекчәләре арасында  конкурс игълан иткән иде. Ул киләсе елның беренче яртысы өчен дә дәвам итә.
-Соңгы нәтиҗәләр  быелның 31 декабрендә ясалачак. Конкурс таләпләре буенча киләсе елның беренче яртыеллыгына  “Татмедиа” басмалары саны 2012 елның  икенче яртыеллыгына булгандагыдан артырга тиеш (тиражның гомуми суммасы). Шул ук вакытта хат ташучының үзе хезмәт күрсәтә торган участогында абонентлар санының  быелның икенче яртысыннан кимемәве шарт итеп куела, - ди оператор Гүзәл Гыйбадуллина. Бу сүзләргә өстәп, “Татмедиа” басмалары тиражының, язылучылар санының быелның икенче яртысыннан артуы,  подписканың тыгызлыгы, ягъни  1000 кешегә исәпләгәндә язылучыларның гомуми саны исәпкә алынуын да әйтәсе килә. “Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы”, “Иң  яхшы авыл хат ташучысы” номинацияләрендә алдынгы урыннарга  чыгучыларга призлар каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International