Бәйрәм бозылуга юл куелмасын

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Яңа елны һәркем матур  итеп бизәлгән урман сылуы  янәшәсендә каршыларга тели. Бәйрәм шатлыгы бозылырлык сәбәпләр килеп чыкмасын өчен алдан кайгыртып, чыршыны урнаштыруда һәм бәйрәм үткәрүдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсәгез иде.
Масса төсендәге чаралар үткәрелүче биналарга төп таләпләр урамга ике чыгу ишеге булудан, коридорларны,  чыгу юлларын җиһазлар, транспорт биләп тормаудан гыйбарәт. Ишекләр эчке яктан җиңел ачылучы бикләр белән генә  бикләнергә, тәрәзәләр капкачлар белән ябылмаска тиеш. Агач, шулай ук тиз ут элүче түшәмәле биналарда  бәйрәмне беренче катта гына үткәрү рөхсәт ителә. Мондый чараларда, кичәләрдә, концертларда янгын куркынычсызлыгы өчен предприятиеләр, мәктәпләр, балалар учреждениеләре җитәкчеләре җавап бирә. Җаваплы затлар бәйрәм башланганчы бинаны, запас чыгу юлларын тикшереп чыгарга, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителешкә инанырга тиешләр. Чыршы урнаштырылган залга керү ишеге янында ике-өч янгын сүндергеч торырга тиеш.  Чара  барышында тәмәке тарту, шырпы яндыру тыела.  Телефон урнаштырылган бүлмәне бикләргә ярамый. Анда янгын часте номерын язып элү шарт.
Чыршыны тотрыклы нигезгә, бинадан чыгарга комачауламаслык,  ботаклары диварга, түшәмгә 1 метрдан да якын булмаслык һәм мичләрдән, җылылык торбаларыннан ерак торырлык итеп урнаштырыгыз. Урман гүзәлен тиз янып китүче уенчыклар, янып торучы шәмнәр белән бизәмәгез, янгыннан саклаучы  состав белән эшкәртелмәгән мамык кулланмагыз. Электр гирляндалары заводта җитештерелгән һәм сертификатлы булырга,  электр-техник таләпләрне үтәп, ышанычлы итеп монтажланырга тиеш.
Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә җаваплы затлар  җирле  янгын частена чара буласы урынның адресын, датасын, җаваплы затның  фамилиясен хәбәр итәргә бурычлы. Янгын килеп чыккан очракта, кичекмәстән, янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакырту,  адресны, фамилияне төгәл, анык итеп әйтү мәслихәт. Аннан соң янгынны сүндерергә, кешеләрне эвакуацияләргә керешергә кирәк.
Барысы да күңелле, бәла-казаларсыз узсын дисәгез, элементар кагыйдәләрне үтәгез. Шул чакта янгын сүндерүчеләрне чакыртырга туры килмәс. Имин бәйрәмнәр сезгә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International