Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Яшь буын геройларны сәламләде
2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
ТР РОГО (ДОСААФ)ның Буа җирле оешмасы Ватан геройлары көненә багышлап район уку йортларында укучылар арасында төрле спорт уеннары үткәрде.
Катнашучылар бәйгенең тантаналы өлешенә район мәдәният сараена җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң бу көннең үзенчәлегенә тукталды, геройларның батырлыгы яшь буынга патриотик тәрбия өлгесе булып торуын ассызыклады. Район хәрби комиссары урынбасары Рамил Җамалетдинов районда геройларыбыз сафының сирәгәя баруын, шуңа алар белән исән чакта мөмкин кадәр күбрәк очрашулар оештырырга, игътибар күрсәтергә чакырды. Шәһәрдән Бөек Ватан сугышы ветераны Гариф Сафиуллин да сүз алып яшьләрнең тыныч тормыш геройлары булуларын, үз Ватаннарының чын патриоты булып үсеп җитүләрен теләде.
Аннан районның барлык мәктәпләреннән, шәһәрнең башка уку йортларыннан җыелган 24 команда вәкилләре төрле ярышларга таралыштылар. Иң элек тирга юл алдылар. Пневматик мылтыктан атуда егетләр арасында иң күп очконы Яңа Чәчкаптан Алмаз Әхмәтов җыйды. Ә кызлар арасында беренчелек Иске Тинчәле урта мәктәбе укучысы Гүзәл Гыйльмановада. Командалар арасында Иске Тинчәле мәктәбе – беренче, медучилище – икенче, Аксу урта мәктәбе өченче урында. Калашников автоматын сүтеп-җыю бәйгесендә Р. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәптән Никита Ильин 26.35 секунд вакыт белән “рекорд” куйды. 5 номерлы мәктәптән Павел Попов белән Алшихтан Никита Григорьев анардан 3-4 секундка гына калыштылар. Аннан көч күнегүләре старт алды. Турникта тартылуда 1 номерлы мәктәп укучысы Иван Кузнецов 29 тапкыр тартылып, иң нык беләкле булуын дәлилләде. Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Никита Ильин – икенче, Алшихтан Никита Григорьев өченче урын алдылар. Кызлар да сынатмады. “Отжимание”дә гәүдәсен 30 тапкыр күтәреп Янтуганнан Язилә Баһаветдинова беренчелекне яулады. Әлшидән Наталья Гордеева белән Иске Суыксу урта мәктәбеннән Розалия Акшева икенче-өченче булдылар. Егет-кызлар үзләрен юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, автомобиль йөртүдә дә сынадылар. Шәһәрнең лицей-интернат командасы аларда иң белемле һәм иң остасы булуын күрсәтте. Яңа Чәчкап урта мәктәбе укучылары, ветеринария техникумы студентлары да төшеп калганнардан түгел. Барлык нәтиҗәләр буенча Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп командасы җиңде. Яңа Чәчкаплылар пьедесталның икенче, Янтуган командасы өченче баскычка күтәрелделәр.
Оешманың хәрби дәресләр укытучысы, бәйгенең баш хөкемдары Рафыйк Шәрәфетдинов мондый уеннар район күләмендә әле беренче тапкыр гына үткәрелүгә карамастан өлкән сыйныф укучыларның зур әзерлектә килүләрен әйтеп, егетләргә алда торган армия хезмәтендә сынатмауларын теләде һәм җиңүчеләргә кубоклар белән бергә Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз