Элегрәк хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда Комплекслы кадастр эшләре алып барыла. 67 меңнән артык татарстанлы дәүләт хезмәте аша тиешле хәбәрнамәләр алды.
Гражданнарда барлыкка килгән мәсьәләләргә бәйле рәвештә, Росреестр Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә 1 апрельдә тематик кайнар линияне башлап җибәрә.
8 (843) 255 25 71 телефоны буенча шалтыратып борчыган сорауларга җавап белергә мөмкин булачак.
Кайнар линияне үткәрү вакыты-10 сәг тән 12 сәг кә кадәр.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!