Район Советы утырышлар залында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

2013 елның 13 декабре, җомга
Район Советы утырышда яңа ел бәйрәмнәре алдыннан  райондагы барлык  оешма-предприятиеләрдә, мәгариф учреждениеләрдә  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау темасы үзәккә куелды.
 Башта киңәшмә видео конференция режимында узса, аннан аны район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов дәвам итте. Ул җирле үзидарә рәисләренә, мәктәпләр директорларына, балалар бакчалары, мәдәният йортлары мөдирләренә Чыршы бәйрәмендә дә, кышкы каникуллар вакытында да тәүлек буе кизү торуны оештырырга кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International