Авылларда каз өмәләре гөрли

2013 елның 13 декабре, җомга
Безнең халык гомер-гомергә ихата тутырып, кош-корт, мал-туар асраган. Кыр, бакча эшләре төгәлләнеп, ашлыгы, яшелчәсе, амбар-келәтләргә, базларга сакларга салынып беткәч, җирләр катырып, кар яткач, авылда өмәләр башланган. Каз-үрдәк өмәләре,кышлау мал сугымы...
Безнең районда да бу йоланы билгеләп үтәләр. Билгеле элеккеге кебек бөтен шартларына китереп уздырылмаса да, барыбер бу көнне бөтен туган-тумача, дуслар җыела. Бергәләп чәй эчәләр, каз итеннән авыз итәләр. Уңган хуҗабикәләр күбесе аларны туңдыргычларга куялар, ә кайберләре бәясе 1000-1500 сумнан базарда саталар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International