Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы киң колачлы социологик тикшеренү башлап җибәрә. Сораштыруның максаты-төбәк халкы һәм предприятие җитәкчеләре арасында мәгълүматлылык дәрәҗәсен һәм ислам финанслары инструментлары белән чын кызыксынуны аңлау.
Сезнең фикерегез нәтиҗәле финанс сәясәтен формалаштырырга һәм яңа икътисадый мөмкинлекләрне үстерергә ярдәм итәчәк!
Үткәрү чоры: 24 марттан 20 апрельгә кадәр. 💻 Форматы: Министрлыкның рәсми сайтында онлайн-сораштыру.
Ике махсус рубрикада катнашыгыз:
👔 Предприятие җитәкчеләре өчен: Сезнең компаниянең бизнес-процессларына партнерлык финансларын кертү потенциалын бәяләгез. 🔗 Ссылка: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie.htm
👥 Халык өчен: ислам финанс продуктларының һәркем файдалана алырлык булуы һәм аларга ихтыяҗ булуы турында үз фикерегез белән уртаклашыгыз. 🔗 Ссылка: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie-7155269.htm
Катнашу өчен бүлек Министрлык сайтында: «Эшчәнлек» → «Халык һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» менюсында.
Сораштыру узыгыз һәм туган төбәгегезнең икътисады үсешенә өлеш кертегез!