Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарны социаль хезмәтләргә мохтаҗ дип тану тәртибенең үзгәрүе турында хәбәр итә.

2026 елның 10 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарны социаль хезмәтләргә мохтаҗ дип тану тәртибенең үзгәрүе турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 16.02.2026 елдан № 107 карары нигезендә 2026 елның 1 маеннан гражданнарны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану, шулай ук социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын төзү вәкаләтләре «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» (алга таба – Үзәк) ДКУга тапшырыла..

Гариза бирү тәртибе:

2026 елның 1 маеннан социаль хезмәтләр күрсәтү турында гариза үзәкнең гражданның яшәү урыны яки булу урыны буенча бүлегенә тапшырыла.

· Шәхси кабул итү: Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы Үзәк бүлекчәләрендә гражданнарны кабул итү адреслары һәм сәгатьләре министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча бастырып чыгарылды: mtsz.tatarstan.ru/otdeleniya...

· Электрон формада: гаризаны Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы (ЕПГУ) аша түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: www.gosuslugi.ru/652631/1/form

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International