Дуслар, балалар һәм яшьләр иминлеге — безнең уртак өстенлегебез. 2026 елның 20-24 апрелендә Финанс мониторингы буенча Федераль хезмәт ярдәмендә «Куркынычсызлык атналыгы» бөтенроссия агарту акциясе узачак.
Сезне нәрсә көтә?
Илнең яшьләр үзәкләрендә заманча куркынычсызлыкның төп аспектларына багышланган тематик лекция көннәре оештырыла:
- финанс куркынычсызлыгы (ничек мошенниклар корбаны булмау)
- террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору
-наркомания һәм лудоманияне (уенга бәйлелекне)профилактикалау
- уку йортларында эзәрлекләүләр (буллинг) белән көрәш
- экологик куркынычсызлык
Акция кем өчен?
Лекцияләр 4 максатчан аудиториягә җайлаштырылган:
1. 14-18 яшьлек укучылар
2. 16-22 яшьлек студентлар
3. Эшләүче яшьләр, яшь гаиләләр һәм өлкән буын кешеләре
4. Профилактик исәптә торучы яшүсмерләр (аерым игътибар төркеме)
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре әгъзаларын катнашырга чакырабыз.
Куркынычсызлык кагыйдәләре турында күбрәк кеше белгән саен, безнең балалар өчен куркыныч азрак. Әйдәгез бу атнаны чын-чынлап файдалы итик!
#НеделяБезОпасности #БезопасностьДетей #Профилактика #Молодежь2026