Сак булыгыз: боз нык түгел

2013 елның 14 декабре, шимбә

Кыш үз көченә керә, елга-күлләр боз белән каплана. Тик беренче боз ышанычлы түгел – ул юка һәм ныгымаган.

111 номерлы янгын часте, 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды белгечләре һәркемне бозга керер алдыннан элементар саклык чаралары күрергә чакыра. Боз зәңгәрсу яисә яшел төсмерле икән, ул нык, ә тонык булганда, шулай ук су агып төшкән, чишмә типкән урыннарда, куаклар, камышлар янында, кар көрте астында-ышанычсыз. Җәяүлегә сулыклар аша боз калынлыгы 5-7, төркемләп 7-12 сантиметр тәшкил иткәндә генә кичәргә мөмкин. Ә автомобиль белән махсус кичү җиһазланмаган очракта, бозга керү тоела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International