2026 ел башыннан Татарстанда Торак төзелешенә җәлеп итү өчен яраклы 1760 территория ачыкланган. Аларның гомуми мәйданы 1 142 гектардан артык. Агымдагы ел ахырына кадәр барлыгы 4,2 мең гектар җир ачыкланыр дип планлаштырыла. Яңа ирекле территорияләр республиканың 14 районында урнашкан.
2026 елда мәйдан буенча иң күп җирләр Мөслим (220,5 га), Чүпрәле (150,3 га), Әлки (119,5 га), Чистай (97,8 га) һәм Спас (93,3 га) районнарында ачыкланган.
«Бүгенге көндә Татарстан Җир банкында 5 меңнән артык җир кишәрлеге һәм 4,5 мең гектар мәйданлы территория исәпләнә. "Төзелеш өчен җир" проекты нәтиҗәсендә торак төзелеше әйләнешенә гомуми мәйданы 338 гектардан артык булган 595 җир кишәрлеге кертелгән», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов.
Мондый кишәрлекләр турында мәгълүматны кызыксынган затлар (физик һәм юридик) "пространство белешмәләренең илкүләм системасы" платформасында урнашкан "төзелеш өчен җир"сервисы ярдәмендә алырга мөмкин.