Метеохезмәтләр мәгълүматлары буенча, 9 майда урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил күзәтелә.
Уңайсыз һава шартларына бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе төбәк халкына һәм кунакларына түбәндәге киңәшләр бирә:
· реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында тормагыз;
· урамнарда һәм юлларда йөргәндә саграк булыгыз;
· балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез.
Ашыгыч хезмәтләр телефоны-112
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.