Пиротехника – матурлык бүләк итә, куркынычсызлык таләпләрен үтәмәгәндә бәла китерә

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Бу көннәрдә балалар өчен дә, өлкәннәр дә иң куркыныч уенчыклар – пиротехник әйберләр.
Иң элек фейерверклар, хлопушкалар һәм башка пиротехник әйберләр бәйрәмегезне бозмасын дисәгез, аларны кибетләрнең махсуслаштырылган бүлекләреннән генә сатып алыгыз. Төп шарт – инструкциянең грамоталы һәм аңлаешла итеп рус телендә язылган булуы. Янгын куркынычсызлыгы сертификатының күчермәсен дә сорарга онытмагыз. Пиротехника куркынычы зур булган күңел ачу әйбере санала, шуңа да  аларны кулланганда сак һәм  игътибарлы булырга, һәр төргәктә күрсәтелгән эксплуатацияләү буенча инструкцияне җентекләп өйрәнергә кирәк. Барлык пиротехника әйберләре дә ачык һавада куллану өчен билгеләнгән, шулай ук хлопушкалар, бенгаль утлары да. “шартлаткыч” эшләп китмәде икән, аңа 10-15 минут дәвамында якын килергә, кабат эшләтергә тырышырга ярамый.  Пиротехниканы урнаштырганда, файдаланганда, кабызганда аның өстенә иелү дә гаять куркыныч, иң әйбәте  – кул сузымы ераклыгында торып эшләү.
Пиротехниканы сату таләпләренә килгәндә,  РФ янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча моның өчен сәүдә предприятиесе биналарының өске катында, эвакуацияләү юлларына, ишекләренә, баскычларга 4 метрдан да якын булмаган урында махсус секцияләр урнаштырылырга тиеш. Пиротехникага турыдан туры кояш нурлары төшмәү, явым-төшемнәр эләкмәү мәслихәт. Секциядә һәр “шартлаткыч”ның бер генә төре күрсәтелү, калган продукцияне янмый торган диварлы һәм ишекле аерым складта саклау шарт. Пиротехниканы 16 яше  тулмаган балаларга сату тыела. Аларны саклау, күчереп йөртү һәм куллану кагыйдәләрен бозу өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Көнкүреш билгеләнүендәге пиротехника әйберләренең куркынычлык класслы III класстан да югары була алмый. III  класска керүчеләрнең удар дулкыны юк һәм кыйпылчыклары 30  метрдан да ераккарак очмый. Һәр пиротехника әйберенең билгеләнгән таләпләргә туры килү сертификаты булырга тиеш.
Иң ышанычлысы “шартлаткычлар”ны бөтенләй сатып алмау, аларның иң гадиләрен дә балалар кулына бирмәү. Яңа ел төнендә форточкаларыгызны, балкон ишекләрен дә ачык калдырмагыз – янгын очып кергән петарда янгын  сәбәпчесе булырга мөмкин. Ә кесә телефонында иң беренче янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакыру өчен 112 номеры торсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International