Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы «Коррупциягә каршы бергәләп» Халыкара яшьләр конкурсын уздыру турында хәбәр итә. Чара Россия Федерациясе Генераль прокуроры кушуы буенча оештырылды һәм дөньяның барлык дәүләтләреннән катнашучыларны берләштерәчәк.
Конкурсның максаты-яшьләрнең игътибарын коррупциягә каршы көрәш проблемасына юнәлтү, аларга бу күренешкә үз мөнәсәбәтләрен плакат, рәсем яки видеоролик теле белән белдерергә тәкъдим итү.
Төп даталар һәм шартлар:
· Эшләрне кабул итү: 2026 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр.
· Конкурсның сайты: https://anticorruption.life/ (шунда ук бәяләүнең тулы кагыйдәләре һәм критерийлары бастырылган).
· Номинацияләр: «Иң яхшы плакат», «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы видеоролик». · Яшь төркемнәре: 10 яшьтән 17 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән 25 яшькә кадәр. Конкурска йомгак 2026 елның 9 декабрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә туры китереләчәк.