Кышкы юллар сынавы

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Быел кар чагыштырмача аз явуга да карамастан, кышкы юллар җәяүлеләрне дә, автомобильчеләрне дә сынарга өлгерде инде.
Соңгы вакытта һава торышының кискен салкынайтып җибәрүе аркасында юлларда бозлавык, һәр яңа яуган кардан соң кальялар хасил булды. Хәлне юл чистарту оешмаларының оператив хезмәте генә коткарды.
шәһәрдә
“Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” ААҖ  өлкән  инженеры Салих Гафуров әйтүенчә,  бүгенге көндә шәһәр юлларын чистартуга 8 техника җәлеп ителгән.  Алар һәр көнне юлларда  транспорт хәрәкәте башланганчы иртә белән  сәгать дүрттә эш сәгатен башлыйлар. Көн дәвамында хәрәкәт полосасын гына түгел,  тукталыш мәйданнарын чистарталар, күпкатлы йортларның ишегалларына комлы-тозлы катнашма сибәләр. Әлеге эш шәһәр юлларына карата да башкарылган. Бүгенге көндә 250 тонна катнашма  сиптерелгән.
-Запаста тагын 250 тонна бар. Кыш буена җитәргә тиеш, - дип белдерде Салих Гафуров.
Кар  күп яуган көннәрдә аны оешма техникасы район ЮХИДИ бүлекчәсе янындагы мәйданга чыгара. Мәсәлән,  күптән түгел генә үзәк мәйданнан 150 тоннадан күбрәк кар чыгарылган.
районда
Ел әйләнәсендә юлларны чистартып тору эше “Татавтодор”ның Апас филиалының Буадагы участогына йөкләнгән. Алар карамагына 52 километр Казан – Буа – Ульяновск трассасы,  340 километр райондагы территориаль юллар керә. Участок начальнигы урынбасары Алексей Андреев әйтүенчә, бүгенге көндә аларны  тәүлек буе кизү торучы ике эшчеләр бригадасы, 15 техника кардан чистарта.  Автомобиль хәрәкәте  полосасыннан алынган кар юл кырыена өелеп барыла.  Оешма хезмәткәрләре беррәттән авыл яннарындагы тукталышларны да тәртиптә тоталар.
авылларда
Сүз дә юк, юлларны чистарту эше шәһәрдә, районда  төгәл оештырылган. Ә менә авылда бу  яктан хәлләр мөшкел.  Муниципаль район башлыгы  урынбасары Валерий Егоров сүзләренә караганда, авыл эчендәге юлларның чисталыгы өчен авыл җирлеге башлыклары җавап бирә. Әлбәттә, аларның моңа  акчалары да, кирәкле техникалары да юк.  Шуңа да башлыклар агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренә, тракторы булган шәхси эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәләр. Ә алар ярдәм итәргә ашкынып торамы соң?
Без әлеге мәсьәләне ачыклау өчен берничә авыл җирлегенә шалтыраттык. “Тахарьял” агрофирмасына керүче  авыллар бу яктан кыенлык  кичермиләр. Кирәк  чакта җитәкче һәрвакыт техника белән ярдәм итә. Бу  үрнәкне “Кадыйров” исемендәге  крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Фәнил Кадыйров та кабатлый. Аксу, Әлки авыллары халкы шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтле.   Кыскасы, кем  ничек булдыра шулай үзенә юл сала. Иң мөһиме – кышкы юллар авыр сынамасын, имин генә булсыннар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International