Онытылырлык түгел

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Адав-Толымбай мәдәният йортында каләмдәшебез Мөнир Борһановның “Дәһшәтле сугыш еллары хатирәсе” китабын тәкъдир  итү кичәсе авыр сугыш елларын кабат  искә төшерде.
Мәктәпнең элеккеге директоры, сугыш ветераны Гарифҗан Хәйруллин авылдашы хезмәтенә зур бәя бирде, әлеге китапның яшь буынны патриотик рухта  тәрбияләүдә әһәмияте зур булуына тукталды.
-Китапны теләсә кем яза алмый. Җыентыкны әзерләгәндә  Мөнир  минем белән дә  киңәште. Кайбер фактларның дөреслеген ачыклауда аңа ярдәм иттем, белгәннәрем белән  уртаклаштым,-  диде ул.  Кичәдә катнашучылар исемнәре китапка кергәннәрнең балалары,  якыннары, оныклары булу сәбәпле хатирәләр аеруча яңарды. Комбайнчы Фәйзрахман Кукушкинның кызы Наҗиягә, сугыш башланганда 12 яшь кенә булса да басуда олылар белән беррәттән хезмәт куярга туры килгән. Аның әйтүенчә,  Комминтерн исемендәге колхоз ул елларда иң алдынгыларның берсе булып, үзенекен генә түгел,  ашлык  чәчәргә хәлләреннән килмәүчеләргә дә  ярдәм иткән.  Наҗия апа шул рәвешле Кайрево, Нурвахит авылларында яшьтәшләре белән кырда иген утап йөргән.
-Нурвахитта  фатир хуҗабыз Фәһриҗамал апа бик  мәрхәмәтле иде. Үзенең биш баласына нәрсә пешерсә, безне дә шуның белән тукландырды. Бу авыл халкы үтә гади,  кешелекле буларак аерылып тора. Яшәү шартларыбыз яхшы булгач эшебез дә гөрләп барды,- диде ул.  Язучы, драматург Мирсәй  Әмирнең “Тормыш җыры” пьесасындагы  Басыйр  образының протатибы – бригадир Мансур Сәлахиев  турында сөйләп, улы Сәгыйть Мөнир абыйның китаптагы язмасын тулыландырды, әти тормышта үз сукмагын салды, һәр адымы мәгънәле һәм  бәрәкәтле эз калдырды, - дип китап авторына  рәхмәтен  белдерде.
Хезмәт ветераны Фаяз Хәйсаров әтисе Гаязетдин, Алмаз Саттаров бабасы Шакирҗан хакында истәлекләр белән  уртаклаштылар.  Буа дәүләт драма театры  җитәкчесе Раил Садриев Мөнир абыйның  китапларын сатып алды. “Байрак”  газетасы директоры-баш мөхәррире Гакыйл Камалетдинов китап турында  фикерләрен белдерде. Әлеге басмада урын алган Шакирҗан Хөсниевның хатларын оныгы Энҗе Вәлиева укыды. Авыл үзешчәннәре  матур җырлары белән  кичәне бизәделәр.
Ахырдан Мөнир Мостафа улы үзен  олылаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм кыскача гына  язу тарихына тукталды.
- Китапның инкубация  чоры 40-50 елны эченә ала. Редакциядә эшләгәндә “Яңа юл” газетасында сугыш елларында авыл тормышы турында язылган материаллардан да  файдаландым. Исәпләсәң исең китәр. Авыл халкы бигрәк тә авыр сынаулар үтте бит. Кырны халык көрәк белән басты, норма  көнгә 2 сотый. Бу китабым авылдашларга гына түгел, бөтен район өчен гыйбрәтле булыр дип ышанам, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International