Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Әтисе васыятен үтәде
2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Тәҗрибәле шәфкать туташы булып ирешсә дә Венера Кукушкинаны табиб булу уе ташламады.
Буа медицина училищесында бары бер ел гына укыган иде, әтисе Фәйзерахман каты авырып китте.
- Кызым, син аякка бастырсаң гына инде, - дип өмет тулы күзләре белән кызына карый иде ата. Тик Венера иң якын кешесенә берничек тә булыша алмады. Әтисе аңа табиб булырга васыять әйтеп калдырды.
Ләкин әтисе гозерен тиз генә үти алмады, акчасызлык чабудан тартты. Гаиләдә барысы 7 бала, Венера берсеннән-берсе кечкенә дүрт эне-сеңелләрен аякка бастыруда әнисенең уң кулы. Медучилище тәмамлагач Иске Суыксу фельдшерлык-акушерлык пунктына мөдир итеп билгеләнде. Өч меңнән күбрәк кеше яшәгән авылда медпунктта кәгазь эшләре бөтенләй ташландык хәлдә була. Иң беренче итеп исәп медицина эшчәнлеген яңабаштан төзи ул. Балалар исемлеген барлап, прививка ясау системасын тәртипкә сала. Әкренләп нәниләрне трахома авыруыннан дәвалауга ирешә. Ул вакытта медпункт каршында колхозның бала тудыру йорты да була. Бернинди уңайлыклар юк. Бина утын ягып җылытыла, суны урамнан ташыйсы. Шундый хәлдә дә сынатмый ул. Бала табучылар да, авыр хәлдә дәваланучылар да аның карамагында савыгып аякка баса.
Дүрт елдан соң хыялын тормышка ашырырга уйлый. Тик дәваханә җитәкчелеге яхшы белгечне югалтырга теләми. Ул документлар кабул итүнең соңгы көнендә Казанга барып, укырга керергә гариза бирергә өлгерә. Имтиханнарын тапшырганнан соң Казан дәүләт медицина университетыннан чакыру кәгазе килгәч, дәваханәгә барып эшен тапшыра. Җитәкчелекнең яшь студентка уңышлар теләүдән башка чарасы калмый.
Дипломлы белгечкә берничә урында эш тәкъдим итәләр. Ул гаиләсе белән Буага кайта – әтисе васыятен үтәргә. Озакламый гаилә тораклы да була. Венера Фәйзрахмановнага бер үк вакытта невропатолог, психиатр, нарколог вазифалары йөкләнә. Көнгә утызар авыру кабул итәргә, ятып дәваланучылар янында да булырга, чакыру буенча барырга өлгерергә туры килсә дә, ул зарланмый. Ә иң авыр вакытлары психиатр вазифасында эшләгәндә була. Психик яктан сәламәт булмаганнарны кабул иткәндә махсус ярдәм чакыру төймәсе булмаганлыктан, кыен хәлләрдә калырга туры килгән чаклар да була.
Табиб хезмәтенең беренче көннәреннән үк коллегаларының ярдәмен тоеп эшли. Нил Фәйзетдиновны, Үзбәк Гайнуллинны, Зәйнәп Фоминаны, Валентина Сторожеваны, үз кул астында эшләгән беренче шәфкать туташы Антонина Красильникованы бүген дә иң җылы хисләр белән искә ала ул. Венера Фәйзрахмановна һәрвакыт яңалыклар белән бергә атлады, белемен үстерде, аларны эш тәҗрибәсендә кулланды. Озак еллар эшләү дәверендә аның алыштыргысыз белгеч булуын исәпкә алып, медицина социаль экспертизасы бюросы эксперты-невропатологы итеп билгеләделәр. Ул бүген неврология, психиатрия һәм наркология өлкәсендә югары класслы белгеч исемен йөртә.
Венера Фәйзрахман кызы Бариева хезмәтендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк булды. Алар Гомәр Һади улы белән 1 кыз 2 ир бала тәрбияләп үстерделәр. Аларга югары белем биреп олы тормыш юлына чыгардылар. Балалары да бүгенге көндә табиб һөнәрен сайлап, әниләре юлын дәвам иттеләр.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз