Яңа үрләр сезгә, якташлар!

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Күптән түгел Казанның Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексында һәм Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда ХIII төбәкара “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленең йомгаклау туры үтте. Анда республикабызның  җиде зонасында җиңеп чыккан 15 район халык театры катнашты. Шул исәптән Буа халык театры да.
Болай тәфсилләп язуымның сәбәбен аңларсыз дип уйлыйм, чөнки Буа авыллары үзешчәннәре дә алардан калышмаска тиеш һәм алардан да  халык театры дәрәҗәсенә күтәрелүчеләр булыр дип ышанасы килә. Шуңа күрә аларны күрсәтергә булдым: Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы  мәдәният йорты халык театры, йомгаклау  турында 3 дәрәҗәле лауреат булды. Тукай районы Яңа Бүләк авылы, Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылы һәм Актаныш районы Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты халык театрлары. Соңгыларына “Дипломант”  исеме бирелде.
Шунысын да билгеләп үтим, республиканың 15 һөнәри һәм 86 татар халык театры эшләп килә, быел гына да 7 үзешчән театрга халык театры  статусы бирелде. Якташ буларак, һәр ике төркемдә дә Буаның үз театры булуы белән мин бик тә горурланам. Буаның һөнәри (сатира)  театры турында мин күптән хәбәрдар, әмма сүз бүген аның турында түгел, ә яңадан аякка басып килүче халык театры турында. Буа халык театры Казанга Сергей Беловның “Чиләгенә күрә капкачы” комедиясен алып килгән иде.
Спектакльгә килгәндә, буалыларга  афәрин  сүзеннән башларга кирәктер. Беренчедән, бик актуаль, берсендә дә булмаган, темага шундый комедия алып килгәннәр. Хәзер бит ул бөтен авылларга да, шәһәрләргә дә таралган талау күренеше. Алар бит алдау, талау белән генә  чикләнмиләр, кайвакыт үтерешкә дә барып җитәләр. Ә сәхнәләрдән  күрсәтелгән  шундый спектакль  кисәтү ролен дә уйнарга мөмкин. Икенчедән, яңа яшь коллектив өчен беренче  чиратта комедияләрдән башлау, күрәсең отышлырак та. Алай дисәң, шул ук вакытта, бу спектальдә катлаулы моментларга да тап буласың. Төрле яшьтәге актерлар уйнаса да, күрәсең,  уйнау сәләте белән, дөрестән дә коллектив яшь күренә, барысы да тамашачыны җәлеп итәрлек уйныйлар.
Спектакль куйганда редактор кулы яхшырак сизелергә тиеш. Һәрбер сүз тамашачыга  аңлаешлы барып җитәргә тиеш. Билгеле,  аларда мондый зур залларда  уйнау тәҗрибәсе дә юктыр. Әмма сәхнәдә бервакытта да онытылырга ярамый,  кайда уйнавыңны тоемларга кирәк. Спектакльнең сценарие да яхшы корылган иде, гади генә декорация  аркылы бөтен гамәл дә тамашачыга аңлаешлы  булды.
Халык театрларының үзенчәлеге дә бар, хәтта алар берәү генә дә түгел. Аларга зур таләпләр куярга да уңайсыз. Чөнки күп актерлар читтән килеп уйныйлар, шуңа күрә репитицияләр үткәрергә, вакытларын туры китерергә дә бик кыен. Шуңа күрә сәнгатькә ихлас күңелдән бирелгән кешеләрне туплау җиңел мәсьәлә түгел.
Фестивальнең  шушы йомгаклау турының нәтиҗәсе буларак Буа халык театрында “Чиләгенә күрә капкачы” спектакле өчен “Дипломант” исеме бирелде.
Спектакльдән соң без район мәдәният бүлеге директоры Мөдәррис Гайфуллин белән сөйләштек. Ул миңа халык театры режиссеры Илнар Талиповны һөнәри театрдан күчергәннәрен сөйләде. Әле сер итеп кенә аларның гаилә подряды турында да әйтте.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, бу коллективның киләчәге бар, уйнау сәләте зур. Шуңа күрә минем аларга  киңәшем бар. Конкурсларда, фестивальләрдә мондый тәрҗемә спектакльләр белән җиңеп чыгарга мөмкин түгел. Казан тамашачысының, бигрәк тә фестиваль жюриеның таләпләре елдан-ел арта бара. Миңа калса, Буа халык театры коллективына классикларыбызның әсәрләре дә, руслар әйтмешли, “по плечу”. Ә бит К. Тинчуринның,  Т. Миңнуллинның һәм башкаларның  әле күпме сәхнәләштерелмәгән әсәрләре бар. Шулай булгач бөтен мөмкинлекләр сезнең кулда, якташлар. Эшегездә зур уңышлар, юлыгызда күп җиңүләр телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International