Энергетиклар спорт белән дус

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Энергетиклар Буа  электр челтәрләренең 45 еллык юбилеен һәм Энергетик көнен төрле спорт бәйгеләрендә ярышып та каршы алдылар.
5 декабрьдән 14енә кадәр узган спартакиадада  алар “Дельфин” бассейнынында, “Батыр” спорт мәктәбендә йөзүдә, шахматта,  атуда, дартста, гер күтәрүдә, өстәл теннисында һәм волейболда җитезлек, көч һәм осталык сынадылар. БуЭСның структур подразделениеләренең һәм сигез район электр  челтәрләренең 18 командасы  катнашкан һәр бәйге киеренке төстә узды. Спортчылар ярышларга да хезмәт бурычларына кебек җаваплы карап, ихтыяр көчләрен туплап, җиңүгә омтылдылар.
Һәр спорт төре буенча призлы урыннарны алучыларга Буа электр челтәрләренең һөнәр берлеге  ярдәме белән әзерләнгән  Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Гомумкоманда ярышында беренчелекне Буа район электр челтәрләре командасы яулады. Башкача булу  мөмкин дә түгел, чөнки  биредә спортка, хезмәткәрләрнең  сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелә.  Алар өчен спорт залы,  боз сарае арендалана – рәхәтләнеп шөгыльлән генә.   Ә спартакиада бәйгеләрен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен  энергетиклар “Батыр” спорт мәктәбе җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International