Ешрак күрешсәк иде

2013 елның 20 декабре, җомга
Үткән  якшәмбедә Казанда  филармониядә  үткән норлатлылар  очрашуында катнашкан һәркем эчке бер дулкынлану хисе кичерде.
Башкалада республиканың барлык районнарының “Якташлык җәмгыятьләре” оештырылса да,  авылныкылар юк иде әле. Норлатлылар бу мәсьәләдә – беренче. Бишенче мәртәбә күрешү хәбәрен бер-берсенә җиткерергә ашыктылар, очрашкач бер-берсен бүлдерә-бүлдерә яңалыкларын уртаклаштылар. Олы яшьтәгеләр традицияләрне яшь буын  да дәвам итсен дип үзләре белән балаларын, оныкларын да  иярткәннәр.  Гомер буе  тимер юл амбулаториясендә фельдшер булып эшләгән Исламия апа Вәлиуллина күз яшьләрен дә тыеп кала  алмады.
- Кая гына яшәсәк тә, кем генә булып  эшләсәк тә без бит Рәхим бабай  чишмәсе  суын эчеп үскән бер авыл балалары. Кулга ипи  кисәге тотып яланаяк чабып  йөргән урамнар онытылмый,- диде ул. Интерактив такта  аша авыл сулышы  турында сөйләүче фильм,  хуҗалык рәисе Фәнис Шәриповның, баш механик Даниял Зыятдиновның, мәктәп директоры Илсөяр Шәрәфетдинованың, фельдшер Резеда Закированың һәм башкаларның чыгышлары залда утыручыларны тәэсирләндерде. Күрешүне оештыручы ТР Дәүләт Советы депутаты, “Идел-пресс” полиграфия нәшрият комплексы җәмгыяте  генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗановның авылдашларына теләкләре  байтак иде.
- Узган ел бергәләп мәктәпкә 100 ел тулу тантанасын  үткәрдек. Сагынышканбыз. Кеше кая гына барса да, туган ягы туфрагы үзенә тартып тора.    Авылда кешесе калмаса туган нигезенә барып дога кыла, туганлык хисе гомеренең ахырына кадәр озата бара,- диде. Ул авылдашларын зиратны  чистартуда,  урамнарга агач-куаклар утыртуда һәм башка эшләрдә активлык күрсәтергә  чакырды.   Ислам Галиәхмәт  улы  үзе авылдашларына ярдәмгә килергә атлыгып тора. Берничә тапкыр  авылның мәдәният йортына танылган язучыларны, артистларны алып кайтып, зур кичәләр оештырды, китапханәгә китаплар бүләк итте. Хәер,  авылга гына түгел,  районга да хәерхаклы ул. Күл Черкене авылында яшәүче яшь  шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың китабын чыгартуда да ярдәме  тиде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Рәшит Шәйхетдиновның да авылдашларына ярдәме күп тиде. Ул 1993 елда авылны саклап калу буенча үткәрелгән  чараларны телгә алды.
-Мөбин, Ярулла, Назыйр, Әбделмән абыйлар килеп, авыл бетә ярдәм ит, шушы сазлыктан безне син генә коткара аласың диделәр. Инвесторлык итүне сорадылар. Хәлемнән килгәнчә булыштым. Без нефть төбәгендә яшәмибез. Халык тырышлыгы гына яшәтә,- диде. Рәшит Рәхип улы  ярдәме белән  мәдәният йорты корды,  мәктәп төзекләндерелде, заманча фермалар аякка басты.  Кирәк  чагында транспортын биреп тора. Очрашуга да норлатлылар аның ярдәме белән  килделәр.
Кичә  экспромт рәвешендә җанлы барды. Бәйрәмне алып баручылар Илсөяр Шәрәфетдинова белән Линар  Сираҗев залда утырган һәр кеше белән таныштырып чыгарга өлгерделәр.  Авылда туып-үскәннәрнең һәркайсы  матур тормыш юлы үткән. Укытучы булып эшкә килгән Рушания Закирова Норлат егете Рафыйк Хөснетдиновны үзенә яр итеп сайлаган. Бүгенге көндә ул КФУ профессоры, рус теле кафедрасы җитәкчесе.  Нәселе Норлат белән бәйле Роза Галимова университетта француз теле укыта.  Үз теләкләрен норлатлыларга әлеге тел аша да җиткерде.  Топонимика өлкәсендә дә эш алып барган юридик  фәннәр кандидаты Нияз Хисамиев авыл тарихы белән бәйле атамаларга тукталды.  Авылга татарлар килгәнче яшәгән мәҗүси динендәге  чуашлар табына торган  Тугыз каен атамасының килеп чыгышы барысы өчен дә кызыклы яңалык булды.  Подполковник Дамир Гайнуллин берничә районда хәрби комиссар вазифасын башкарган олы хөрмәткә лаек кеше. Яшел Үзән  шәһәреннән килгән Марсель Гайниев гармунда татар халык көйләрен башкарып, килүчеләрне яшьлекләренә алып кайтты. Зөбәрҗәт Ахмаева Яр Чаллыда яшәгәндә буалыларны җыеп торса, Казанга күчеп кайтканнан соң  игътибарын авылдашларына юнәлтте.   Әтисе Норлатныкы булган Линар үзе бер тапкыр да күрмәгән туганнары белән танышуына  чиктән тыш шатлануын белдерде. Илсөяр  Норлат турында тагын бер китап нәшер итәрлек материаллар туплаган. Сөйләшү-танышу арасында танылган  артистлар Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Закиров, Люция Мусина матур җырлары белән сөендерделәр. Авыллар да буш  килмәгән иде – Асия Хәмидуллина, Мәдинә Кәримова, Радик Каюмов һәм башка үзешчән җырчылар чыгышы “бис”кә кабул ителде. Эчкерсез сөйләшү  бергә фоторәсемгә төшү белән тәмамланды. Норлатлылар Ислам Әхмәтҗановка, Рәшит Шәйхетдиновка, кичәне үткәрү мөмкинлеге тудырган  филармония директоры Кәдим Нуруллинга, спонсорлар “Кекин йорты” җәмгыяте  директоры  Мәхмүт Әфлиевка, ТР Сәламәтлек саклау  министрлыгының дәүләт автоном реабилитация  учреждениесе директоры Бәшир Хәсәновка рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International