Шәһәрдәге чыршыларга “ут капты”

2013 елның 20 декабре, җомга
Яңа ел җиткәнне белгертеп шәһәрнең үзәк паркында, оешма-предприятиеләр янында чыршылар балкый башлады.
 Буаның “баш” ылыслы чибәркәен үзәк паркка декабрь башында ук куя башладылар. Берничә метрга җитүче чыршы башлыча  гирлянда, кар бертекләре белән бизәлде. Тора-бара аның тирәсен әкияти геройлар бизи башлады. Һәрбер оешма-предприятие  үз героен ясап калырга ашкынды.
Яңа елны каршы алу төнендә биредә зур концерт булачак. Районның җырлы-моңлы сандугачлары кышкы ялның һәр көнендә зур тамаша күрсәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International