Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә гитарачылар осталыкта ярышты

2013 елның 21 декабре, шимбә
1 номерлы мәктәп гитарачылары дүрт ай эчендә уен коралының кылларын менә дигән итеп чиертергә өйрәнде.
Сергей Восканян җитәкчелегендә шөгыльләнүче ике төркемнең музыкаль конкурсы узды. Ул жюри әгъзаларына иң яхшы укучыларын чакырган иде. Конкурсантлар башкаруында “Кино”, “Минем гитарам”, “Яңа ел уенчыгы” дигән җырлар барсының да күңелен тибрәтте.
Ахырдан җиңүчеләргә бүләкләр өләштеләр. “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе, район газетасы редакторы Гакыйл Камалетдинов сәхнәгә күтәрелеп гитарачыларга уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International