Дуңгызларның африка чумасы кабат баш калкытты. Декабрь аенда аның белән Ростов, Волгоград, Смоленск өлкәләрендә кабан дуңгызларының зарарлануы ачыкланды. Барлыгы әлеге авыру чыганаклары Россиянең 15 субъектында теркәлде. Күпчелеге – кабан дуңгызлары арасында.
Шуңа да аучыларга кабан дуңгызын аткан очракта итен лаборатор тикшерүдән соң гына кулланырга киңәш итәбез. Моның өчен түшкәне ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү өчен район ветеринария лабораториясенә китерергә кирәк. Кыргый хайваннарны тунауны, эшкәртүне, калдыкларын утильләштерүне санитария-гигиена таләпләрен үтәп башкару мәслихәт. Кулланылмаган калдыкларны моның өчен махсус билгеләнгән урыннарга (үләксә чокырларына) түгәргә, алар булмаганда ягарга кирәк.
Кабан үләксәсенә тап булганда, аның сакланышын тәэмин итеп, бу хакта “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенә, район ветеринария хезмәтчелегенә һәм аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау өлкәсендә вәкаләтле белгечләргә хәбәр итү сорала. Дуңгызларның африка чумасын профилактикалау белән бәйле мәсьәләләр буенча 8 (843)277-69-57 телефон номерын җыеп, “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Г. Арсланова,“Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенең РФ дәүләт чигендә һәм транспортта чик ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы