Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары ай саен өстәмә 4 ял көненә хокуклы. Ял көннәре өчен эш бирүче ата-ананың уртача эш хакы исәбеннән чыгып түли, ә тотылган чыгымнарны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге каплый. Ел башыннан фонд бүлеге өстәмә ял көннәрен түләргә 297 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән.