Кайбыч авылында семинар киңәшмә нәтиҗәле узды.

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Кайбыч авылы товарлыклы сөтчелек фермасындагы семинар киңәшмә нәтиҗәле узды. Анда Идел аръягы районнарының зооветеринария белгечләре катнашты. Чараны районның баш зооветеринария белгече Тәлгать Кәримов алып барды. Киңәшмәдә катнашучылар башта ферманы карадылар. Анда малларда тояк авыруларын булдырмау мәсъәләсе күтәрелде. Биредә сыерларда авыруларны булдырмас өчен барлык чаралар күрелгән. Бу өлкәдә күп хезмәт куючы зооветеринар белгече Фирдүс Хәйбуллинның, ә нәселне арттыруда ясалма орлыкландыручы Гөлназ Мөхетдинованың  тырышлыгын бәяләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International