Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Гаиләдә яшәргә ...мәктәптә өйрәтәләр
2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Кызганыч, туганнар, дуслар түгәрәгендә, фанфарлар, затлы табын, бокаллар зеңләве белән башланган парлы тормыш еш кына, көнкүреш “айсбергларына” бәрелеп, бер мизгелдә челпәрәмә килә. Мәсәлән, быел гына да районда 332 пар законлы язылышкан, 124 пар аерылышкан.
Россия аерылышучылар саны буенча лидер. Бу “данлыклы” дүртлеккә тагын Белоруссия, Украина, Молдова керә. Америка алтынчы урында. Татарстанда өч өйләнешүчегә бер аерылышу туры килә. Дәүләт бу тискәре күренешкә карата төрле чаралар күрә. Хәтта аерылышучыларга дәүләт пошлинасын 30 мең сумга кадәр җиткерү фаразы да каралды. Ләкин аерым яшәргә карар кылган парларны бу гына туктата алмаячагы көн кебек ачык. Гаиләләрне саклаучы, ныгытучы башка, акыллырак алым кирәк иде. Һәм быелдан башлап гаиләдә яшәргә өйрәтүне мәктәптә укыта башладылар. 2012-013 уку елында республиканың күпчелек мәктәпләрендә өлкән сыйныфлар өчен “Гаилә тормышы нигезләре” дигән яңа фән укытыла башлады. Безнең районда ул әлегә шәһәрнең 5 номерлы мәктәбендә гамәлгә кертелде. Электив курслар рәвешендә. Киләсе уку елыннан ул барлык урта уку йортларында да укытыла башлаячак.
Рәисә Нуруллаева, 5 номерлы мәктәп укытучысы:
- Курсның максаты – өлкән сыйныф укучыларын ир белән хатынның гаиләдәге ролен күзалларга, мавыгу белән чын йөрәктән яратуны аерырга өйрәтү һәм никахкача якын мөнәсәбәтләргә карата тискәре караш формалаштыру. Яшь кешене гаилә коруга психологик яктан әзерләү бик мөһим: алар бала тәрбияләү, тормыш алып бару белән бәйле кыенлыкларны алдан ук белеп торырга тиешләр. Тормыш бал-майдан гына тормый. Үзара аңлашылмаучанлыклар, конфликтлар да булачак. Менә шул проблемаларны бер-береңне рәнҗетмичә уртага салып сөйләшү, уртак фикергә килә белү кирәк. Гаилә мөнәсәбәтләре психологиясен мәктәптә өйрәнү киләчәктә аерылырга теләүчеләр санын киметер дип ышанам.
Гөлназ Хәкимова, район ЗАГС бүлеге начальнигы:
– Статистика Балтач, Актаныш районнарында аерылучылар саны азрак булуны күрсәтә. Ә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге мәгълүматларда уртача өч өйләнешүчегә бер аерылышу туры килә. Быел бездә дә аерылышучылар саны хәйран күп. Россиядә аерылышу өчен дәүләт пошлинасын 30 мең сумга җиткерү тәкъдимен тикшерү дә өлеш кертте моңа. Янәсе, кыйммәтләнгәнче аерылуны рәсмиләштереп калырга кирәк.
Аерылулар күбәюнең сәбәпләре төрле. Моннан 20 еллар элек телевидениедә “Мин үзем” тапшыруы барды. Анда феминизм пропагандаланды, ягъни хатын-кызның ирләрне санга сукмыйча тормышны үзе генә алып баруы хупланды. “Санта-Барбара” кебек сериаллар да гаилә таркалуга җиңелрәк карарга өйрәтте. Хәзер читкә акча эшләргә чыгып китүләр еш күзәтелә. Ир белән хатынның аерым торуы да гаиләне какшата. Аерылышучылар арасында 35-40 ел бергә яшәүчеләр дә бар. Кайберәүләр кинәт бер-берсенең моңарчы күзгә ташланмаган кимчелекләрен күрә башлыйлар, картаеп барган бабайларның, гаиләсен ташлап яшь хатын янына күчеп киткән очраклар да шактый.
Аерылышуларны булдырмау юнәлешендә актив эш алып бара. Яшьләргә үрнәк өчен 50-60 ел бергә тату гомер кичерүчеләрнең юбилейларын үткәрәбез, язылышу тантанасына төрле уку йортларында белем алучыларны чакырабыз, алар белән ныклы гаилә кору максатында әңгәмәләр оештырабыз. Яңа елдан хәтта бу мәсьәләдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә кадәр барып җитеп, район мәгариф идарәсе белән берлектә “Әни” бәйрәме, “Әти, әни, мин – бәхетле гаилә” кичәсе, рәсем конкурслары үткәрергә дә исәплибез.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз