Район үзәк китапханәсенең 1 номерлы филиалында уздырылган рәсемнәр конкурсы сабыйларга да, өлкәннәргә дә бик ошады.

2013 елның 24 декабре, сишәмбе

Рәсемнәрнең тематикасы да кызыклы-балалар язучысы Агния Барто шигырьләренә багышланып ясалган иде.

Китапханәчеләр Резедә Җамалетдинова һәм Миләүшә Хәсәнова сабыйларны шагыйрәнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аннан кызыклы  викторина үткәрделәр. Балалар үзләре дә апаларын шатландырдылар матур, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан күңелле очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланда. Китапханәчеләр нәниләргә китапчыклар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International