Аварияле торактан күчерү закон кысаларына кертелде

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Буа шәһәр прокуратурасы район башкарма комитеты  тарафыннан гражданнарны аварияле торактан күчерүдә торак законы  таләпләренең үтәлешен тикшерде һәм җитешсезлекләр булуын ачыклады.
Шәһәрдә Кызыл Армия  урамында 69, 116 һәм 120 номерлы, Космовский урамындагы  111 номерлы, К. Маркс урамындагы 64 номерлы күпквартиралы йортлар аварияле  һәм сүтелергә тиешле йортлар булып танылганнар. Шул ук вакытта РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварындагы 47 номерлы Карары белән расланган бинаны торак итеп, торак бинаны яшәү өчен яраксыз дип һәм күпквартиралы торак йортны аварияле һәм сүтелергә яисә реконструкция үткәрелергә тиешле итеп тану турындагы Положениенең 49 пункты бозылган. Шул рәвешле башкарма комитет җитәкчесе карарында аварияле  йортларның алга таба ничек файдаланылачагы  һәм яшәүчеләрне күчерү сроклары күрсәтелмәгән. Прокурор тарафыннан җитәкчегә закон бозуларны бетерү турында представление бирелде. Прокурор тикшерүеннән соң  яшәүчеләрне аварияле йортлардан күчерү сроклары билгеләнде, район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл хуҗалыгы  бүлеге начальнигы дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International