Махсус сакланучы табигый территорияләр шау-шулы ял итү өчен түгел, ә уникаль ландшафтларны, сирәк очрый торган үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау өчен булдырылган. Күп туристлар, бигрәк тә җәйге сезонда, аларны гадәти ял итү зоналары буларак кабул итә, монда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең күпкә кырысрак булуын оныталар. Массакүләм хокук бозуларны булдырмас өчен, ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре, законсыз гамәлләрне оператив рәвештә туктатып, патрульлек итүне көчәйтә.
Йөреп кайтырга җыенганда, тереклек дөньясын саклауның төп принципларын үтәгез: сирәк үләннәргә зыян китермәс һәм хайваннарның яшәү тирәлеген җимермәс өчен, сукмаклар буйлап гына йөрегез; учак якмагыз, чәчәкләрне өзмәгез. хайваннарны борчымагыз, тынлык саклагыз һәм хайваннарны ашатмагыз — аларның тормышының табигый барышын бозмас өчен ерактан күзәтегез. «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Янгынга каршы 2026» кампаниясе уза — һәм монда һәркемнең өлеше мөһим, хәтта зур булмаган янгын да уникаль табигый территорияләрне мәңгегә юк итәргә сәләтле.
Әмма патрульләрнең төп максаты-җәзалау түгел, ә кисәтү һәм табигатьтә һәр тере организмның кыйммәтен аңларга ярдәм итү. Хөрмәтле кунаклар һәм Татарстан халкы! Нәкъ менә сезнең аңлы мөнәсәбәтегез һәм кызыксынучанлыгыгыз киләчәк буыннар өчен республиканың бәһасез биологик төрлелеген саклап калырга ярдәм итәчәк. Гомуми байлыкны саклагыз.