“Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль законның 18 маддәсенең 3 пунктына туры китереп, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары хәбәр итү тәртибендә дәүләт властеның вәкаләтле органнарына калдыклар барлыкка килү, файдалану, зарарландыру һәм урнаштыру турында отчет бирергә тиешләр.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Әмир Җаббаров әйтүенчә, отчетлар отчет елыннан соң килүче елның 15 гыйнварына кадәр министрлыкка җибәрелергә тиешләр. Министрлык гариза бирүчегә аларны карау нәтиҗәләре турында 30 календарь көннән артмаган срокта хат белән җавап бирергә бурычлы.
Күрсәтелгән Федераль законның 23 маддәсе буенча калдыклар белән эш итү өлкәсендә РФ законын үтәмәүче яисә тиешенчә үтәмәүче вазифаи затларга дисциплинар, административ, җинаять яисә гражданлык-хокукый җаваплылыгы каралган.
Документлар исемлеге, отчетның электрон формасы министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган. Өстәмә мәгълүматны Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 159 йорт адресы, 3-34-46 телефон номеры буенча Идел аръягы территориаль идарәсеннән алырга була.