«Кыят» җәмгыятендә терлекчелек буенча еллык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та катнашты.
 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Иван Мулеев быел “Кыят” җәмгыятендә һәм “Нива” агрофирмасында узган елдагыга караганда сөт буенча күрсәткечләр кимегәнлеге хакында әйтеп узды. Ул шулай ук әлеге хуҗалыкларның җитәкчеләренә эш урынының дөрес оештырылуы, ел ахырына кадәр хезмәткәрләргә хезмәт хакы биреп бетерү бурычын куйды.  
Киңәшмәдә үрнәк хуҗалыклар да телгә алынды. Шундыйлардан “Коммуна” җәмгыяте. Аның җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов сөт күрсәткечен арттыру  һәм хезмәт хакы түләп бару турында да кайгырта. Моның белән беррәттән ул авылдагы социаль мәсьәләләрне дә хәл итә. Аның тырышлыгы аркасында урамнарга таш түшәлде, халык тәмләп чишмә суын эчә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International