Ульяновсктан – җиңүләр белән

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Ринат Хәсәнов кул астында каратэ белән шөгыльләнүче егетләр каратэ-фудокан буенча бишенче ачык Ульяновск шәһәре беренчелегендә катнашып кайттылар. Алар тагын Ульяновск, Инза, Чабаксар, Тольятти, Уфа шәһәрләреннән җыелган спортчылар арасында үзләрен төшеп калганнардан түгел икәнлекләрен расладылар.
16-17 яшьлекләр арасында кумитэ буенча М. Вахитов исемендәге гимназиядән Динар Сөнгатуллин, 14-15  яшьлек үсмерләрдән Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Роберт Мәхмүтов җиңүгә ирештеләр. Ташкичүдән Азамат Хисаметдинов, 10-11 яшьлекләр арасында гимназияле Азамат Мөхәммәтҗанов икенче урын яуладылар. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Фаил Баһаветдинов, аннан азга гына калышып, өченче булды. Шушы ук мәктәптән  Ирек Галәветдинов 9 яшьлек ир балалар арасында шулай ук өченче баскычка күтәрелде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International