Һәр кич алтыда – Үзәк паркка!

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Яңа ел – искечә Яңа ел бәйрәмнәре арасында шәһәрдә кич иң зур җанлылык Үзәк  паркта булачак.
Яңа ел кичендә үзәктә район һәвәскәрләре зур тамаша күрсәтәчәк. 1 гыйнварда – Нурвахит, Теңкәш, Алших, Түбән Наратбаш, Зур Кырлаңгы, 2сендә – Карлы, Иске Суыксу, Кыят,  Рус Киштәге, Яшевка, 3-4 гыйнварда – Кайбыч, Югары Наратбаш, Норлат Зур Фролово, Каенлык, Исәк, Әлки, Атабай-Әңкәбә, Боерган, Иске Борындык   һәвәскәрләре сәхнә тотачак. 5ендә Югары Лашчы, Тутай, Чуаш Аксуы, Татар Аксуы, 6сында – Яңа Чәчкап, Әхмәт, Кыр Тәүгелде, Таковар, Чуаш Киштәге сәнгать осталары чыгышы. 7се – Раштуа көнне халыкны Адав-Толымбай, Бик-Үти, Аксу, Мөкерле, Ямбулат һәвәскәрләре кыздыра. 8ендә шәһәр халкы Килдураз, Казма, Өчмунча, 9ында – Күл Черкене, АЭМЗ клубы, Ырыңгы, Чурак, Татар Буасы, 10ында – Иске Тинчәле, Яңа Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы, Әлши, Раково, Яскүл осталары концертын карый алачакбыз. 11ендә Янтуган, Вольнистан, Кырык Садак, Иске Мәртле, Шәмәк, 12сендә –  Яңа Тинчәле, Яңа  Чынлы, Күшке, Яңа Мәртле, Татар Биморзасы җырчылары, биючеләре чыгышы тәкъдим ителә. 13 гыйнварда бәйрәмне иң оста һәвәскәрләр чыгышы төгәлли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International