Сөт ни өчен кимегән? Ак продукция җитештерүдә кышын да, җәен дә тырышырга

2013 елның 27 декабре, җомга
Кыят товарлыклы-сөтчелек фермасында агрофирмалар директорлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында узган сөйләшүдә еллык эшкә нәтиҗә ясалды.
Киңәшмәне алып баручы муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов хуҗалыкка акча кертүче продукция алу өчен көрәшне елның бер генә фасылында да туктатырга ярамавын искә төшерде.
-Кызганычка каршы, без быел сөтне 2012 елга караганда азрак җитештердек. Монда төп сәбәпләрнең берсе урында эшне дөрес оештырмау дип беләм. Югыйсә бу мәсьәләдә үрнәк  булучы лидерларыбыз җитәрлек, - диде ул. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Иван Мулеев сөт җитештерү һәм бу мәсьәләдә нәтиҗәлелекне көтү рейтингы буенча быел башкарылган эшкә 6 параметр буенча нәтиҗә ясалды. Аның әйтүенчә, барлык күрсәткечләрне караганнан соң рейтингның беренче баскычына “Коммуна” җәмгыяте менде. “Ямбулат” һәм “Авангард” икенче-өченче урыннарда. Бер сыерга сөт җитештерү буенча “Коммуна” беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Монда  “Ямбулат” икенче, “Авангард”  өченче позициядә. 100 гектар авыл хуҗалыгы  җирләренә  сөт җитештерү буенча беренчелек “Ямбулат”та. “Коммуна” икенче, “Тахаръял” өченче урында. Югары сыйфатлы продукция җитештерү буенча “Коммуна”, “Ямбулат”, “Дружба” аерылып торды. Мөгезле эре терлекләрнең баш саннарын узган ел белән  чагыштырганда 191, 88, 42гә арттырган “Дружба”, “Авангард”, “АгроНур” җәмгыятьләре терлекчеләренең яхшы эшләүләре билгеләнеп үтелде. “Тинчәле”, “Вамин-Буа”да мөгезле эре терлекләрнең баш саны бу чорга кимеде. “АгроНур”, “Авангард”, “Тахаръял”, “Дружба”, “Бола”, “Кыят”, “Коммуна” җәмгыятьләре узган елга караганда бозауларны күбрәк алуга һәм саклап үстерүгә ирештеләр. “Авангард” узган елга караганда сөтне 14 процентка, “Тахаръял” 6, “Коммуна” белән “Кыят” 5, “Нива” белән “Дружба” 4 процентка күбрәк җитештерделәр. “Тинчәле”, “Алан”, “Агронур”, “Вамин-Буа” агрофирмасында узган елгыга караганда азрак савылды.
Киңәшмәдә авыл хезмәтчәннәренә быелгы хезмәт  хакын түләп бетерергә кушылды.
Баш санын сакларга
Идел аръягындагы 8 районның баш ветеринария табиблары катнашында Кайбыч  товарлыклы-сөтчелек фермасында үткән семинар-киңәшмәдә сүз нигездә сыерларда була торган мастит авыруына каршы “Виватон”  препаратын дөрес куллану турында булды. Яңа туган бозауларны саклап үстерү мәсьәләсе дә читтә калмады.
- Әлеге чирне булдырмау максатында профилактик чаралар үткәрүгә зур игътибар бирелә. Сыерларның каннары тикшереп торыла, - диде җыелышны алып баручы  дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Тәлгать Юнысов. Баш ветеринария  табибы Фирдүс Хәйбуллин, ясалма орлыкландыру технологы Гөлназ Мөһетдинова терлекчелек тармагына бүген килгән кешеләр түгел. Эш сәгате белән исәпләшмәүче  белгечләр һәр сөтлебикәне игътибарда тоталар. Һәр сыерның паспорты бар, кайчан бозаулаганы, каплатылганы билгеле. Күрше районнардан килүчеләр авыруларга, аерым алганда маститка каршы көрәшнең яхшы куелышына ферманы караганнан соң тагын бер кат инандылар. Сыерлар кардасына ылыс, салам, печән салынган. Тояк авыруларын булдырмау максатында махсус эремә салынган  ванналар бар. Продукциянең майлылыгын исәпләү приборлары төзек. Дарулар, вакциналар тоту, белгечләр, терлекчеләргә ял итеп алу өчен аерым бүлмәләр булдырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International