Моисей дәдәйнең Кытайда күргәннәре

2013 елның 27 декабре, җомга
80гә  якынлашып  килүче хезмәт ветераны Моисей Гордеев һәр кешегә  чит илләр тормышы белән кызыксыну, мөмкинлек булганда анда булу  күңелне баета, дөньяга карашны киңәйтә дип саный.
Үзе исә су асты көймәсендә 43 ел хезмәт итү дәверендә дөньяның кайсы гына кыйтгасында булмаган. Су асты көймәсе кайчан булса да  өскә чыга. Портта туктауга шул шәһәрләрдәге истәлекле урыннарны карарга  барган ул. Кышларын Ульяновск шәһәрендәге квартирасында, җәйләрен туган авылы Ырыңгыда  үткәрүче Моисей Семеновичны районда оста чабата  үрүче буларак беләләр.  Ул авылдагы фольклор төркемен юкә мунчаладан үрелгән  чабаталар белән тәэмин итте. Җае килгәндә  сәяхәткә чыгарга атлыгып тора. Быел җәй көне хатыны Мария түти белән бергә үзләренең яшьлек еллары үткән Владивосток шәһәренә вакытсыз вафат булган уллары Евгений  каберен яд итәргә  бардылар. Форсаттан файдаланып,  Мария түтигә массаж һәм башка процедуралар алу  максатында Кытай табибларына  мөрәҗәгать иттеләр.  Чит илгә чыгу өчен паспортлары бар. Владивостоктан Кытайның Синхунхе шәһәренә автобуста нибары  алты сәгатьлек юл.
- Баруыбызга үкенмәдек. Мария  монда  дәваланганнан соң үзен яхшы хис итә, - ди Моисей дәдәй.  Аның күзәтүләре буенча Кытайда  фатир бәяләре кыйммәт тормый. Владивостокта  яшәп, 5-6 мең  сум пенсия алучылар Россиядәге квартираларына кеше кертеп калдырып акча эшлиләр, ә үзләре Кытайга китеп, торак өчен аз түләп яшиләр. Яхшы ук экономия  килеп чыга. Ашау  мәсьәләсенә аерым тукталырга кирәктер. Кытайлар һәр хәрәкәт итүче бөҗәкне ашыйлар дигән   сүз дә бар.
-Кибетләрдә ташбака, елан, бака, төрле кортлар, әкәм-төкәм, моллюсклар тере килеш сатыла. Сатучы аларны зур аквариумнан алып бирә. Алардан экзотик азыклар әзерләнә.  Дуңгыз, сыер ите белән  бергә эт ите дә реализацияләнә. Әмма  мондый иткә  тап булмас өчен кытайча “эт ите” дип язылган иерогливны укый белергә, я булмаса  сатучы белән куллар, мимика ярдәмендә аңлашып, әлеге товарның  нинди терлекнеке булуын ачыкларга кирәк, - ди Моисей дәдәй. Аның әйтүенчә, малның йөрәге, бавыры, ашказаны файдалырак дип иттән кыйбатрак йөри.  Океан якын булгач балык күп. Сатып алучының үтенече буенча сатучы аны чистартып та бирә, моның  өчен акча алынмый.  Суүсемнәр,  кишер, гөмбә кебек  ризыкларның  киптерелгәне күп.
-Сөт  продуктлары  сатылмавы гаҗәпләндерде. Сыр, эремчек тә күрмәдек, -ди Моисей дәдәй.  Бу илдә кафе һәм рестораннар берничә категориягә бүленә. 8-10 урынлы  забегаловкаларда туклану иң арзанлысыдыр мөгаен. 6 юаньга (безнеңчә 25 сум) Гордеевлар бик  яхшы тукланганнар. Уртача, югары дәрәҗәдәгеләрендә бәя югарырак. Ризык  көчле утта, күп май салып әзерләнә. Шунлыктан даими кафеда ашап йөрсәң ияләшмәгән кешенең ашказаны авыртуы ихтимал.  Кытайлар югары  градустагы исерткечне кулланмыйлар икән.  Монда исерекләр юк. Ә сыра һәркайда сатыла. Тәмәкене  ирләр генә тарта, хатын-кыз тартмый.
Хезмәт ветеранын шәһәр урамнарындагы транспортның күплеге дә хәйран  калдырган. Велосипедлар,  мотоцикллар саны  автомобильләрдән 3-4 тапкыр артык. Кызыл  ут янса тирә-юне мотоцикллар белән  чолганып алынган машиналар туктап кала. Машина һәм  мопедлар арасы 20-30 сантиметр гына булса да, аварияләр  юк диярлек.
-Транспорт йөртүчеләрнең руль артында  сүгенмәүләренә һәм кискен моментта да тыныч кына тормозга басуларына исем китте. Йөзләрендә агрессия дә, канәгатьсезлек тә күрмәдем. Светофорлар да күп түгел. Ә юллар  искиткеч яхшы, - ди ул.
Әлеге гаиләнең үзе белән  алган акчасы  Кытайда  ун көн дәвамында дәвалануга, торак өчен түләүгә, ашау-эчүгә дә җиткән. Әле  туганнарына күчтәнәчләр алырга да калган. Сәяхәт Моисей дәдәйгә бик ошаган, киләсе елга да бу илгә барырга исәбе юк  түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International