Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетулловның район халкына Яңа ел котлавы

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетулловның район халкына Яңа ел котлавы
Хөрмәтле буалылар!
2013 ел тарихка китеп бара, ләкин безнең белән аның тәҗрибәсе, казанышлары һәм уңышлары кала. Агымдагы ел күренекле вакыйгаларга бай, фидакарь хезмәт һәм тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә уңышлар һәм казанышлар белән тулы булды. Ул икътисадта, агропромышленность комплексында һәм социаль өлкәдә тотрыклылыкны тәэмин итүгә курсның дәвамы булды.
Агропромышленность комплексындагы уңышлар сөендерә: игенчеләр 133 мең тонна бөртек алдылар, уртача һәр гектардан 25,6 центнер, тамыразыкның тулы җыемы якынча 324 мең тонна, уртача уңышы һәр гектардан 468 центнер тәшкил итте. Район терлекчеләре дә сизелерлек уңышларга ирештеләр. Төзелеш комплексында зур эш башкарылды. 9 күпквартиралы торак йортка капиталь ремонт уңышлы үткәрелде, 2014 елда тагын 5 күпквартиралы йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла. Гражданнарны тузган торактан күчерү буенча зур эш башкарылды. 2014 елда 74 гаиләне күчерү бурычы тора. Моннан тыш, әлеге программаны алга таба реализацияләү кысаларында 2013 елның 1 гыйнварына карата аварияле дип танылган иске торакта яшәүчеләр өчен квартиралар төзү алда тора. Мөһим инфраструктура булдыру шуннан ким булмаган өстенлекле бурыч булып тора. Узып баручы елда 34 километр юл норматив  торышка китерелде һәм ремонтланды, тротуарлар салынды. Халыкны чиста су белән тәэмин итү эше дәвам итте – Күл Черкене, Кыят, Зур Фролово авылларында тышкы суүткәргеч челтәр төзү төгәлләнде.
Буалы яшь буынның зур табигый, мәдәни һәм кешелек потенциалын реализацияләүгә шартлар тудыру максатында районда уку йортлары биналарын ремонтлау алып барыла. Быел 3 авыл мәктәбендә капиталь ремонт узды. Киләсе уку елына Чуаш Киштәге, Иске Тинчәле, Зур Боерган авылларында тагын 3 мәктәпне яңарту алда тора. Буа шәһәрендә “Ромашка” районда иң эре мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен этаплы ремонтлау алып барыла. Шулай ук 2014 елда “Ак каен” балалар бакчасы капиталь ремонтланачак.
Республика программасын реализацияләү кысаларында агымдагы елда Чурак авылы мәдәният йорты төзелде һәм эксплуатациягә тапшырылды, 2014тә Шәмәктә күпфункцияле үзәк салу планлаштырыла. Дәвалау учреждениеләренең беренчел звеносын үстерүдә һәм медицина реформасын реализацияләүдә чираттагы адым булып 3 модульле ФАПны файдалануга тапшыру тора. Барлыгы быел 11 медицина пункты ремонтланды һәм салынды, 2014 елда 2 модульле ФАПны гамәлгә кертү һәм 13ен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Узып баручы елда Кайбыч һәм Иске Суыксу авылларында полициянең участок вәкилләре өчен терәк пункт белән берләштерелгән ике шәхси йорт салынды, алга таба андый пунктлар Әлши һәм Мөкерле авылларында да булачак.
Узган ел йомгаклары буенча Буа үзенең Идел аръягы зонасында спорт үзәге статусын тагын бер кат раслады. Спорт базасын ныгыту һәм  физик культураны популярлаштыру максатында “Буа-Алан”да яктыртылган чаңгы трассасы һәм 5 спорт мәйданчыгы төзелеше төгәлләнде.
Ремонтланган йортлар, мәктәпләр, административ биналар, гамәлгә кертелгән заманча архитектура объектлары, яңа балалар уен мәйданчыклары, скверлар һәм ял зоналары шәһәрнең йөзен уңай якка үзгәртәләр. Әлеге үзгәрешләрнең нигезендә – район халкының оптимистлыгы, зур тәҗрибәсе, акылы һәм хезмәт сөючәнлеге.
Хөрмәтле буалылар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2014 ел белән котлыйм! Быел башланган уңай үзгәрешләр киләсе елда да үзенең чагылышын табачак, ә районыбызның, республикабызның һәм илебезнең социаль-икътисади үсешенең әйбәт темплары киләчәккә ышанычлы нигез салачак. Яңа ел яңа планнар, өметләр, ышаныч алып килсен һәм безне яңа хезмәт батырлыкларына рухландырсын, матур үзгәрешләр, тотрыклылык, яңаны төзү, иминлек һәм тынычлык елы булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм чәчәк атуыгызны телим! Яңа ел өйләрегезгә яхшылыкка ышаныч, тынычлык өметләре, иминлеге белән килсен, бәхет китерсен, энергия, оптимистлык, яхшы кәеф бүләк итсен, барлык башлангычларыгызда да уңышлар юлдаш булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International