Районда узган ел инвалидларга уңайлыклар тудыру өчен 4 миллион сумга якын акча сарыф ителде.
Бу “Уңайлы мохит” дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырылды.
Шәһәрнең Гагарин, Ефремов. Космовский урам чатларында брусчаткалар, сукырлар өчен тактиль плитәләр аска төшерелеп ясалды. Шулай ук район үзәк дәваханәсендә лифтны ремонтлау эшләре башкарыла. Киләчәктә картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортта да лифт ясалыр дип көтелә.