Кем “әкияте” иң матуры?

2014 елның 11 гыйнвары, шимбә
Боздан катырылган төлке, аюлар, аждаһа, мәче, юлбарыс, ел символы – ат, Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел бәйрәменең төп атрибутлары хәзер. 31 декабрьдә шәһәрнең үзәк паркында иң оста ясалган  фигураларга урыннар бирелде.
Иң оста авторларга акчалата бүләкләрне һәм Мактау грамоталарын муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов тапшырды.  Үзәк парктагы чыршы тирәли тезелгән төрле әкият геройларыннан “Ак Барс” банкы” җәмгыяте  коллективының гитаралы мәчесе беренче урынга лаек булды. Яшьләр паркында 2 номерлы техник инвентарьлаштыру бюросы хезмәткәрләре                                    “җан өргән” Үлемсез Кащей  иң матуры дип  бәяләнде. Шикәр заводы паркында сыеклатылган газның куст базасы хезмәткәрләре катырган тау-елан да иң яхшысы дип табылды. Ә вокзал каршындагы мәйданда барлык пассажирларны каршылап-озатучы төлке сыны шулай ук Яңа елның иң матур фигурасы булды. Аны “Буа газы” эксплуатация-җитештерү идарәсе газчылары ясаган.  Буа элеваторы эшчеләре    катырган мәһабәт ат һәм Кыш бабай сыннары да югары бәяләнде.
  “Биналарны һәм аңа  орынып торучы территорияләрне иң матур бизәүче” номинациясендә оешма һәм предприятиеләрдән Буа электр челтәрләре, спорт оешмаларыннан – “Арктика” боз сарае, уку йортларыннан – ветеринария техникумы, сәүдә нокталарыннан район кулланучылар җәмгыяте җиңеп чыктылар. Үз территорияләрен бизәү буенча шулай ук актив катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Иң матур чыршы номинациясендә үзәк паркта “Буа МППЖКХсы” җәмгыяте бизәгән урман сылуы беренче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International