Транспортны кабат теркәүдә ике хуҗа да катнашырга тиеш

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Узган елның 15 октябреннән транспорт чараларын теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә аларны Дәүләт автоинспекциясендә исәпкә кую процедурасы шактый гадиләштерелде. Шул ук вакытта намуссыз сатучы яки сатып алучы сату-алуда катнашучыларга өстәмә проблемалар тудырырга да мөмкин.
Яңа хуҗа транспорт чарасын исәпкә кую буенча бурычын үтәмәгән очракта транспорт салымын, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен автомат режимда теркәлгән административ штрафларны һәм башка чыгымнарны аның элеккеге хуҗасы түләячәк. Сатып алучы да проблемалардан тулысынча азат түгел. Транспорт чарасы залогта булганда, аны кабат теркәү мөмкин түгел, яңа хуҗа исә бу хакта ЮХИДИ бүлекчәсендә генә беләчәк. Әлеге аңлашылмаучанлыкны хәл итү күп вакыт һәм көч сорый.
Мондый хәлгә юлыкмас өчен Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларының элеккеге һәм булачак ияләренә теркәү эшләрен сату-алу процедурасыннан соң ук  бергә башкарырга киңәш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International